ДАУЛА’У ф. 1) Нәрсә дә булса таләп итеп, дау күтәрү. Минем күршенең малае эчеп килә дә әнисеннән акча даулый. М.Юныс

2) Берәр нәрсәне рәсми төстә яки суд аркылы таләп итү. Сатып алучылар хокукын даулау

3) күч. Нәрсәнедер яклап көрәшү, аңа ирешергә омтылу, аның өчен сугышу. Яңалык үзенә урын даулап, искелек үз урынынын бирергә теләмичә, җирдә бөек тартыш алып баралар. Ф.Хөсни. Көчле агым белән берләшеп, алар Саньканың җанын даулыйлар, дәһшәтле тирәнлеккә суыралар иде. Ф.Латыйфи. Әмма килер бер көн, бүген буйсындырылган халык ирек даулый башлар, баш күтәрер. М.Хәбибуллин

Даулап алу Берникадәр вакыт кына (озак булмаган вакыт аралыгында) даулау. Эшчеләр берничә көн даулап алдылар

Даулап йөрү Төрле инстанцияләрдә йөреп, нәрсәдер даулау. Синең тавыш куптарып, очу эшенә кире кайтаруларын даулап йөрүең мине шикләндерә. М.Юныс. Халыкларны юлдан читкә этеп, Адаштырган иблис гаепле. Үз илендә килмешәкме татар, Дәүләт даулап йөрсә, гаепме? Х.Бәдигый

Даулап калу Мөмкинлек туганда, форсаттан файдаланып даулау, дауларга өлгерү. Җай булганда даулап калыйк

Даулап тору Һәрвакыт, гел даулау. Эшчеләр өч көн саен даулап торалар

Даулап яту Әле, хәзерге вакытта даулау. Кытайда дракон, Төркидә аждаһа, Оча торган кәлтә. Хокук даулап ята. Г.Афзал

Даулый бару Бер-бер артлы һәрберсен даулау; торган саен ныграк даулау

Даулый башлау Дауларга керешү. Шакир абый, караватка яткан килеш, тәмәке тарта. --- Мин аңардан папирос суыртып карауны даулый башлыйм. А.Расих. Атларны җиккән арада, абзарга авыл советы рәисе килеп керә. Керә дә заемга түләргә акча даулый башлый. Кызыл таң



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә