ДА’У и. гар. 1) Нәрсә дә булса таләп итеп күтәрелгән шау-шу, ыгы-зыгы, көчле дәгъва (1, 2 мәгъ.). Без яңа җир, яңа кеше өчен җирдә зур дау алып барабыз. Һ.Такташ. Җир давы шулай кызып киткән көннәрдә, Тигәнәле уртасына мичәүләп җигелгән дүрт атлы кибитка килеп туктый. К.Нәҗми 2) Ызгыш, талаш, гауга 3) күч. Көрәш, сугыш. Планетада бүген зур дау бара… Һ.Такташ ◊ Дау кубару Тавышлану, бәхәс чыгару, дәгъвалашу. Сәхипҗамал ханым, ишетелүенчә, андагы шартларга түзә алмый, дау куптара. А.Расих. «Ә-ә, үзенә эләкмәгәнгә дау куптарып йөри икән бу ришвәтче!» – диделәр кайберәүләр. А.Гыйләҗев. Дау күтәрү к. дау кубару |