ДАСТАН и. фар. әд. 1) Чынбарлыкта булган хәлләр, вакыйгалар хакында буыннан-буынга сөйләнеп, тапшырылып килә торган хикәя. Дастан һәм әкиятләрдән, Фирдәүси һәм Низамидан, Шекспир һәм Гётедан, Пушкин һәм Толстойдан, Исхакый һәм Тукайдан башка без бүгенге тормышыбызны да, үткән юлыбызны да күз алдына китерә алмыйбыз. Ф.Садриев. Язма әдәбият үзенең башлангыч чорында, гомумән, язма чыганаклардан, язуга күчерелгән фольклор әсәрләреннән (дастаннардан) катгый рәвештә аерылып тормаган. Ф.Фәсиев

2) Тарихи әһәмияте булган вакыйгалар, хәлләр турында язылган зур күләмле әдәби әсәр; эпопея. «Идегәй» гадәти дастан гына түгел, ә Алтын Урданың җимерелү сәбәпләрен, фаҗигале елъязмаларын гәүдәләндергән бөек мәрсия, моң-зар тулы сыктау да ул. Х.Миңнегулов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә