ДАРЫ и. фар. Тиз кабынып китүчән, янганда, газ хасил итеп, мылтык һ.б.ш. ату кораллары көпшәсеннән пуляны этеп чыгара торган шартлагыч матдә. Шәһәр ерак әле. Дары катыш көйгән ис тамак төбенә утыра. Н.Дәүли. Воеводаларның тәкъдиме буенча дары запасына су сибеп боздырган, кальга диварларындагы кайбер тупларны Зөя каласына җибәргән дигән мәгълүматлар бар. С.Әминов

Дары исен иснәү Сугышта катнашу. [Мингәр:] Кая алып баруларын гына булса да әйтә алалар иде бит. Дары исе иснәмәгән яшь бүлтерекләр түгел. Аңлар идек. Ф.Латыйфи. Дарыны коры тоту Теләсә нинди көтелмәгән хәл-вакыйгаларга әзер булып тору. Дарыны коры тотарга җирле үзидарә башлыкларын бүген көн дәвамында өйрәтәчәкләр. Шәһри Казан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә