ДАРУЛЫК с. 1. Даруга ярый торган, дәва була алырдай. Дарулык чималны үсемлекләр чәчәк аткан чорда, коры, аяз көнне, чык кипкәннән соң әзерлиләр. Юлдаш

2. и. мәгъ. Дәва, дару. Ул [Ат кузгалагы] төрле өлкәләрдә кулланыла торган борынгы дарулык булып тора. Татарстанның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы. Һәр үсемлекнең дә диярлек дарулыгы бар. Иске «дарулык» китапларында мүк җиләге (клюква) һәм шикәрне бермә-бер кушуның файдалы булуы язылган. Сәламәтлек календаре



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә