ДАРУЛЫ с. 1) Дару салынган, эчендә даруы булган; гомумән даруы булган. Янда туташлар кайсы кашык белән шулпа тоткан, кайсы дарулы су эчертергә азаплана. Р.Батулла. Суынып каткан балавызлы марляны орчыкның нечкә очы ягына шудырып төшерәсең. Шулай итеп, очлы түбәсе киселгән конуссыман трубка, ягъни «дарулы җиһаз» әзер була. Ватаным Татарстан

2) Дару йоккан; дару исе сеңгән. Дарулы хастаханә халаты. Дарулы бүлмә

3) Даруланган, дару кулланып йогышсызландырылган, эшкәртелгән. Дарулы җәрәхәт

4) Даруы булган, дару ясауда кулланыла торган. Дарулы шалфейның яфракларын антисептик чара буларак кулланалар. Ботаника



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә