ДАРУЛА’У ф. 1) к. дәвалау. Рувим Михайлович ул төшне бик фәсмәнләп эшкәртте, аннан дару куйды. Берочтан бөтен яраны үзе чистартты, үзе дарулап бәйләтте. Х.Камалов 2) сөйл. Дару (3 мәгъ.) белән агулап эшкәртү Дарулап алу Бераз, тиз генә дарулау. Авырткан кулны берничә көн дарулап алдык Дарулап йөрү Әле, хәзерге вакытта дарулау белән шөгыльләнү. Күзләремне дарулап йөрим. Күрше карчыгын дарулап йөрим Дарулап карау Даруларга тырышу. --- табиблар һәм төрле сихерчеләр, килеп, Гөлрохны үзләренчә дарулап, им-том кылып карадылар, ләкин тырышулары бушка чыкты: кызның бертөрле дә авыруы табылмады. К.Насыйри. [Симулянт:] Һай, сорамагыз, доктор, минем үкчәләрем артка әйләнгән. Никадәр генә дарулап карасам да, һаман артка әйләнгән көенә тора. Г.Камал Дарулап кую Даруланган итү. Бер утырышта сүз биргәннәреннән соң, мактап әйтергәме, тешләп тә куяргамы дигән уй килде. Иң яхшысы: әүвәле тешләп, аннары сыпырып, «дарулап» куярга кирәктер, дидем. Ф.Яхин Дарулап ташлау Тиз арада, кыска вакыт аралыгында, аннан-моннан дарулау. Теш табибы, күз ачып йомган арада, тешләремне дарулап ташлады Дарулап тору Һәрвакыт, гел дарулау, хәзер, сөйләү моментында дарулау Дарулый башлау Даруларга керешү Дарулый бирү Бер нәрсәгә карамастан дарулауны дәвам итү Дарулый төшү 1) Бераз даруын арттыру 2) Дарулауны һаман да дәвам итү |