ДАРУ и. фар. 1) Чирне, авыруны, төрле сырхауларны алдан кисәтү яки дәвалау өчен кулланыла торган матдә. Фагыйлә бит минем кычкырганымны ишетеп түгел, ә, бәлки, йокы даруына дип кенә кергән. Ф.Садриев. Авыл миченең майлы кирпеченә терәлеп торган кешегә бернинди дару, уу, майлау кирәк түгел билне. М.Мәһдиев

2) Җәрәхәтне, гомумән авырткан җирне турыдан-туры эшкәртә торган сыекча, мазь. Фельдшер аның имгәнгән урынын тапты булса кирәк, ниндидер дарулар сөртеп, кабык белән төреп, аксак аягын бәйләп китте. Г.Галиев. [Айдар:] – Әни яшерә ---. Буфетны да, шкафны да бикли, – диде малай, нык ук еламсырап. Эзләдем инде. Тапмадым --- шунда дару шешәсен ваттым, бармагым киселде. А.Гыйләҗев

3) Төрле паразит бөҗәкләрне бетерү, зарарсызландыру һ.б.ш. өчен кулланыла торган агу. Әхтәм әнисеннән акча өмет итми иде, эчү мәсьәләсендә ул шулкадәр талымсыз, җайлы кеше икән: рәттән барысын да эчте… Кибеткә тирләүгә каршы бер сум ун тиенлек бер сыеклык кайткан иде аңа рәхәтләнде, бераздан «зубной эликсир»га күчте, аннан – көя даруына. М.Мәһдиев

4) күч. Эч пошу, күңел төшенкелеге һ.б.ш. борчуларны җиңелрәк үткәрү яисә шул халәтне бераз җиңеләйтү чарасы. Агыйдел буе табигатенең никадәр матурлыгын, никадәр көчлелеген – аның төшенке күңелләрне күтәрү, сәламәтлекне ныгыту өчен кирәк булган барлык даруларга иксез-чиксез дәрәҗәдә бай табигать икәнлеген – фәкать шул иртәдә генә сиздем булса кирәк. М.Әмир. Сатыламы Дөнья базарында бу афәткә каршы дару, чара?! Л.Шагыйрьҗан. Безнең тамырлардан аккан сөмсез агуга шигырьләр дару була алырмы? Идел



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә