ДАРЕЛМӨГАЛЛИМАТ и. гар. иск. 1) Хатын-кызлар өчен югары уку йорты; гомумән уку йорты. Әнием, шул мәгълүм хат килгән Курсада икенче елын укытканда, Бубида кызлар дарелмөгаллимате барлыгын ишетә һәм бай, хәлле кешеләрнең кызлары шунда укыганлыгын белә. А.Расих. --- Троицкида татар зыялылары арасыннан шактый күп күренекле шәхесләр үсеп чыга. Мин шулар арасыннан Габдрахман Әхмәровны (ул шәһәрдә хатын-кызлар өчен дарелмөгаллимат оештыра), фельдшер Дәүләтша Мухинны атар идем. А.Расих 2) Башлангыч мәктәпләр өчен укытучылар әзерли торган уку йорты. Сәүдәгәр Яушевлар Троицкида дарелмөгаллимат (башлангыч мәктәпләр өчен укытучылар әзерли торган уку йортлары) ача. Мәгариф |