ДАРЕЛБӘКА и. гар. дини Мәңгелек йорт, бакыйлык, теге дөнья; киресе: дарелфәна. Йосыф мирза хатынының кабер ташына алтынсу хәрефләр белән шулай яздырды: «Казан каласыннан Нугай иленә килен булып төшкән Мәхмүт хаҗи кызы, --- игезәкләре Сөен бәк олан белән Сөем тутайны калдырып, дарелфәнадин дарелбәкагә рихләт итте». Р.Батулла |