ДАР и. фар. Кешене асып үтерү юлы белән җәзалау җайланмасы: баганага аркылы агач беркетеп ясалган корылма. Җөмләдән, фараонга каршы фетнәдә гаепләнгән ике сарай хәдименең төшләрен юрап, алардан шәрабченең бәладән котылачагын, элеккечә сарайга кайтачагын, икмәкченең исә дарга асылачагын алдан дөрес әйтеп бирә. Ф.Фәсиев. Бераздан мин үземне дә дарга асылган кеше хәлендә сизә идем инде. Адәм балаларын дарга асучы палачларга булган нәфрәтем, эчемә сыймыйча, ташып чыга. М.Юныс

Дар агачы к. дар. Аннан инде дар агачына асыламы, яисә, кул-аяклары богауланып, «катыр» китәме барыбер мәңгелек йөрәк ярасы тутыясын бүтән күрә алмас. Җ.Рәхимов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә