ДАҢ-ДОҢ иярт. 1. Калын, авыр металл әйберләргә һ.б.ш. бәргәндә яки бәрелгәндә барлыкка килә торган түбән тондагы көчле тонык тавышны белдерә. Вахта каршындагы баганага элеп куелган рельс кисәгенә сугалар. Даң-доң! Даң-доң! И.Салахов. Даң-доң! Сәгать уникене суга. Өстәл янындагы кешеләр барысы да аягүрә басалар. Шешәләр ачыла. И.Салахов

2. рәв. мәгъ. Шуңа охшаш шакылдаган тавышлар чыгарып. Даң-даң бәреп, пианинода уйнау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә