ДАҢГЫРДА’У ф. 1) «Даңгыр» авазын хәтерләткән тавышлар чыгару; дөбердәү катнаш даңгылдау. Бу сиңа таш яки асфальт өстеннән, даңгырдый-доңгырдый, «моторыңны рамага беркеткән шөрепләрең кайчан коелып кала инде» дип курка-курка --- өстерәлү түгел шул инде! Мондагы юл мендәр кебек. Җ.Юныс

2) Катканак, даңгырдык юлдан арбага һ.б.ш. утырып барганда селкенү

Даңгырдап алу Берара, берникадәр вакыт даңгырдау

Даңгырдап кую Кыска вакыт аралыгында, бер тапкыр даңгырдау

Даңгырдап тору Гел, берөзлексез даңгырдау; даңгырдау процессының дәвамлылыгын аңлата. Калайдан эшләнгән басу капкасы җилдә даңгырдап тора

Даңгырдый башлау Даңгырдарга тотыну

Даңгырдый бирү Бернигә карамастан даңгырдавын дәвам итү, һаман даңгырдау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә