ДАҢГЫР-ДОҢГЫР иярт. 1. Дөбердәү катнаш даңгылдау авазларын белдерә 2. рәв. мәгъ. 1) Шуңа охшаш шакылдаган тавышлар чыгарып. Костакиның джаз оркестры даңгыр-доңгыр уйнап торган җәйге парк ресторанында көн саен кәеф-сафа коручы бу елгыр бертуганнарның берәр көн генә кайда булса да эшләгәнлекләрен Рушан хәтерләми. Р.Мирхәйдәров 2) Катканаклы, даңгырдык юлдан арбага һ.б.ш. утырып барганда бик каты селкетеп, селкенеп. Кайчандыр, беркемнән дә сорап тормастан, ничек кирәк алай асфальт салынган, хәзер инде чокыр-чакырланып беткән тузанлы үзәк урамыннан даңгыр-доңгыр дөбердәп узып, базарга барып чыкты ул [Рушан]. Р.Мирхәйдәров |