ДАҢГЫЛДА’У ф. «Даң» сыман авазлар чыгарып, шундый авазларны хәтерләтеп, өзек-өзек яңгырау. «Изге» тавыш тутырып дөньяга, Колокольняда Тәңре даңгылдый: Манарасыз мәзин морҗада Канатларын җәеп каңгылдый... Х.Туфан

Даңгылдап алу Кыска вакыт аралыгында даңгылдау. Балта, кадакка тиеп, даңгылдап алды

Даңгылдап кую Кинәт, кыска гына, бер тапкыр даңгылдау. Сәгать даңгылдап куйды: берне сукты

Даңгылдап тору Бертуктаусыз даңгылдау; сөйләү моментында даңгылдау. Җиз кыңгырау берөзлексез даңгылдап тора

Даңгылдый башлау Даңгылдарга тотыну

Даңгылдый бирү Бернигә дә карамый даңгылдауны дәвам итү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә