ДАНЛЫКЛЫ с. 1) Исеме, даны киң таралган; күренекле, атаклы. Мин данлыклы Камали хатыны булырмын. М.Мәһдиев. Әтнә һәм Бәрәзә --- җырчылар һәм көрәшчеләр ягы, мәкальләр һәм әкиятләр оясы – кем генә җырламаган сине, данлыклы Казан арты. Ф.Хөсни. Каланың иң гүзәл сарайлары, данлыклы мәчет-гыйбадәтханәләренең барлыкка килүендә аларның өлеше ифрат зур. М.Юныс 2) Данга (1 мәгъ.), мактауга, данлыклауга лаек булган. Данлыклы тормыш юлы |