ДАНЛЫ с. 1) Данга ия, даны булган; шөһрәтле, атаклы. Данлы исемеңне мәңгелеккә Дога итеп язам: Казан… Казан… М.Кәрим. Революциягә кадәр Мәскәүнең данлы «Яр» ресторанында официант итеп гел татарларны гына тота торган булганнар. Бу турыда миңа бер карт капитан сөйләде. Аның шул ресторанда Горький, Шаляпин, тагын әллә нинди данлы кешеләр белән утырып эчкәне булган… М.Юныс 2) Дан-шөһрәт китерә торган, мактаулы |