ДАНЛА’У ф. Дан китерү, данлыклы итү; зурлау. Данлап аны, кулдан алкыш бирәм… Н.Исәнбәт. «Татарстан» журналын республиканың кордашы дияргә мөмкин… Журнал заман белән бергә атлады, республикага хилафлык китермәде, аны данлады. Татарстан. Раббебез, Син боларны юкка гына бар кылмадың бит, Данлыйбыз Сине. Татар мөселман календаре Данлап килү Күптәннән, элек-электән дәвамлы рәвештә данлау Данлап тору Һәрвакыт, гел данлау. Яшьлек тә, син дә йөрәкләрдә Тудырасыз данлый торган җыр. Ил-халкымның көчен, батырлыгын, Горурлыгын данлый торган җыр. Ш.Маннур Данлый бару Торган саен көчлерәк данлау Данлый башлау Данларга керешү. Барысы да моңа хәйран калдылар, Аллаһыны данлый башладылар һәм, куркуга төшеп: «Без бүген искитәрлек нәрсәләр күрдек!» – диделәр. Изге язмалар Данлый төшү Тагы да данлау. Янгын сүндерүчеләрне данлый төшү |