ДАНӘ и. фар. Сан һәм микъдарны белдергән сүзләр янында килеп, бер төрдән булган әйберләрнең берсе; берәмлек. Райкомның пропаганда бүлеге мөдире Миңнуллин самолётны машина белән килеп каршылаган һәм әлеге газетаны бушатканда ук өч-дүрт данә алып, райкомга элдергән. Ф.Садриев. Ул плакат хәзер нәшрият архивларында бер-ике генә данә сакланадыр инде, ләкин ул, хәтерләвемчә, берничә миллион тираж белән чыккан иде. М.Мәһдиев. Менә быел Күкчәтау өлкәсенә килгән яки безнең адрес белән юлга чыккан кайбер авыл хуҗалыгы техникасы турында саннар: тракторлар 20709 данә, автомашиналар 8153 данә, комбайннар --- 9154 данә. И.Салахов |