ДАН и. 1. 1) Кемнең яки нәрсәнең дә булса яхшы яклары, аны башкалардан аерып торган, өстен итеп күрсәткән уңай сыйфатлары турында киң таралган сүз; шөһрәт, мактау, исем. Дан иярле булмаса да, кайберәүләр аңа атланырга, шуның белән тормыш юлындагы барлык киртәләрне сикереп чыгарга телиләр. Ф.Яруллин. Мамайга тиячәк данны рус кенәзләре Туктамыш ханга илтеп тапшырырга мәҗбүр булдылар… Р.Әмирхан. Баграт киләчәкнең дан, бәхет, уңыш алып киләчәгенә чын күңелдән ышанучы оптимист иде. М.Юныс

2) юг. Күтәренке тон, хис белән әйтелә торган тантаналы мактау сүзе. «Яктыга дан!» диеп сөрән салабыз, Караңгыда рәхәт чигеп калабыз. Я.Игәнәй

3) Гомумән, нинди дә булса гамәле, холкындагы үзенә хас сыйфаты, аерылып торган ягы белән танылганлык. Күрше фабрикаларның берсеннән Каганин дигән, усаллык белән даны чыккан бер урыс килеп чыкты. Ш.Усманов. Колхоз бакчасының даны бөтен тирә-якка таралып, уңышны шәп биргән елы икән. Г.Бәширов

4) даны гадәттә тарт. форм. Яхшы эше, мактаулы хезмәте, батырлыгы, уңай сыйфаты белән берәр кешенең, оешманың яисә илнең исемен таныткан, аңа шөһрәт, мактау китергән зат. Менә шушы бөек артист – гали җан, татар халкының даны һәм сөенече бүген арестант. И.Салахов

2. с. мәгъ. 1) Атаклы, мәшһүр, данлыклы; бик мактаулы. Дан егет. Дан кеше

2) Мактап сөйләрлек, мактанырлык, яхшы, шәп. Йортлары бик дан түгел! Яңартырга кирәк булыр

Дан алу 1) Кемнең дә булса мактаулы исеме таралу, шөһрәт казану. Айдалада утырып, Ундүрт дауны бетергән, Туксан бала эчендә Бәйге тотып дан алган ---. Дастан; 2) Гомумән, берәр эше, сыйфаты белән халык теленә керү, танылу. Дан җырлау юг. Кемне, нәрсәне дә булса бик нык мактап сөйләү, язу. Җитмәсә, бер еллап та әүвәлрәк түгелдер, тәнкыйть кармагыма хәзер сукыр шыртлака кебек капкан һәм шәрә хәлендә ярга ыргытылган теге «олпат» галимебезгә дан җырлаган олуг бер мәкалә-әңгәмә дә шушы ук гәҗиттә сәхифә тутырып урын алган иде. Ф.Яхин. Дан казану Танылу, халык теленә керү. Мәсьәлә чишүдә дан казанган нечкә муенлы даһи математиклар, --- иртәгәге сынауда булачак мәсьәләләрне чишеп, тикшереп утыралар. М.Юныс. Дан кеше Хөрмәтле, бәяле кеше, яхшылыгы белән мактаулы, уңган кеше. Дан сату Дәрәҗә төшерү, яманат чыгару. Бөтен районда алдан барырлык булмагач, «Чулпан»ның данын сатып, тавыш күтәреп йөрмим дә мин. Г.Бәширов. Дан тоту Данлыклы булу. Кече инәем үзенең русчага осталыгы белән Келәштә дан тоткан хатын булды. М.Кәрим. Зәңгәр чишмә – үзенең зур базары белән бөтен Агыйдел буенда дан тоткан авылларның берсе, бәлки, беренчесе. Г.Ибраһимов. Дан чыгу Уңай яки кире яктан исеме таралу. Ә кызыллар, Тинсез дан чыгарып, Батыр калып, власть алдылар. Х.Туфан. Дан эш юг. Мактаулы, дан китерә торган эш. Дан эшләре һаман күтәрелә



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә