ДА’МБА и. голл. Су басудан саклау, су бүлү яки су баса торган урыннарга юл салу һ.б.ш. максатлардан чыгып төзелгән махсус гидротехник корылма. Ничә сәгать инде менә, бу орудиеләрнең көйдергеч сулышы Кәҗә бистәсе дамбасы буйлап килүче отрядларны чокырларга, казылмаларга ышыкланырга мәҗбүр итте. К.Нәҗми. Ул вакытта шәһәр белән Бишбалта арасында бертөрле дә зур дамбалар булмаганлыктан, алар болын буйлап кына Мокрыйга барып чыктылар. М.Гали. Мина кырын үткәч, разведчиклар туп-туры тимер юл дамбасына таба юл алды. Г.Әпсәләмов |