ДА’МА и. фр. 1) Гадәттә, бай катлаудан, шәһәр интеллигенциясе даирәсеннән булган хатын, хатын-кыз. Халык артык күп булмаса да, бай туалетлы чыркылдык дамалар шактый күренәләр иде. Ф.Әмирхан. Ефәккә, бизәккә чумган дамалар арасында мода эзләп йөрүдән башка эшләре булмаганнар да юк түгел. Г.Гали

2) Гомумән хатын-кыз. Бу даманың әйткән сүзләре һәммәсе Җәгъфәр әфәндегә шулкадәр тәэсир кылды: ул болгарларның Габделкаюм әл-Насыйри, Шиһаб әл-Мәрҗанидән үзенә кадәр булганнарының һәммәсен хәтереннән кичерде. Г.Исхакый. Минем дә күз алдыма «Державин»да йөргән нәзек дамалар белән Балык базарында куас сатучы бабалар килә. Г.Тукай

3) Ир-ат заты өчен: ошатып, дуслашып, яратып йөргән кызы, хатыны, гомумән, дус хатын-кызы. Бу аның, турыдан-туры әйтергә кыймыйча, әмма читләтеп: «Син мине озата барырсыңдыр бит, егет. Нинди кавалер син, кичне бергә уздырган даманы озатып та куймагач», – дигән сүзләре иде. Ф.Хөсни

4) Кияүгә чыкмаган туташлардан аермалы буларак, кияүдәге ханым. Җәннәт киемнәре шикелле юка җәйге күлмәкләр кигән кызлар, дамалар. Ф.Әмирхан. Агач араларындагы аллея буйлап бакча эчендә ак күлмәкле яшь кызлар, эшләпәләренә каурый кадаган олы дамалар, ак якалы песнәк әфәнделәр йөри. И.Гази

5) Кавалеры белән парлап биюче туташ яки ханым. Алар [Айсылу белән Газиз] парлашуга, залдагылар бер нәрсәгә игътибар иттеләр: кавалер белән дама икесе дә пөхтә, матур, ак киемнән, икесе дә төз, сылу гәүдәле, икесе дә, җилкенеп, вальска бииләр ---. Ә.Салах

6) Хатын-кыз сурәте төшкән, дәрәҗәсе буенча туздан, корольдән түбәнрәк торган уен кәрте. Көндәшеңнең кулында күз иярмәс тизлек белән йөргән кәртне буби валеты яки пики дамасыдыр дип утырасың, ә ул, ни өчендер, көтмәгәндә, уен тузы булып чыга беркемне дә гаепли алмыйсың. Р.Мирхәйдәров. Флоренциядә П.И.Чайковский үзенең «Пики дамасы» операсын иҗат иткән. Ф.Хөсни



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә