ДАЛА’ ТУРГАЕ и. зоол. Чыпчыксыманнар отрядыннан, чыпчык зурлыгындагы яки аз гына зуррак, гәүдәсенең өске ягы соры, астан аксыл, күкрәгендә ике зур кара тап, канат очларында ак юл булган, яңгыравыклы тавышлы, ачык урыннарда яши, оясын җир өстенә кора, очканда сайрый торган дала кошы; русчасы: жаворонок степной, джурбай, каландра. Далада бөҗәкләр күп… Алар белән күп кенә кошлар туклана. Бигрәк тә, бөҗәкләрне чүпләп, ал сыерчык белән дала тургае аеруча зур файда китерәләр. Табигать белеме |