ДАЛАЛЫК и. Ирекле, кыргый, дала тормышы белән яшәргә күнеккән булу, шундый гадәтләрдән арына алмау сыйфаты. Банхуа аңа беренче караштан ук ошамады. Аның өендә, карашларында, үз-үзен тотышында, телендә – бөтен нәрсәдә кыргыйлык, далалык, кансызлык сизелә иде. Н.Фәттах. Ул [Ташбай] далалыгына, кыргыйлыгына кайтты. Ә.Айдар |