ДАЛА’ КЫЛГАНЫ и. бот. Кыяклылар семьялыгыннан, кыйммәтле терлек азыгы буларак кулланыла торган үләнчел үсемлек; даланың төп үсемлеге; русчасы: ковыль. Кояш нурлары дала кылганнарын сыйпап узды, өй кыеклары буйлап йөгерде ---. Р.Вәлиев. Чү! Ә монысы каян килеп эләккән бирегә? Без бала чакта әбиләр «әче» дип йөрткән үзенә генә хас гүзәллеккә ия дала кылганы түгелме соң? Юктыр, кызыл китапка кертерлек бик сирәк урыннарда гына калган дала кылганы, каян килеп, Чистайның алама урамы кырыйларында үсеп утырсын инде? Ватаным Татарстан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә