ДАЛА и. 1. 1) Бик зур мәйданга җәелгән, күбесенчә үләнчел үсемлекләр белән капланган тигез җир, кыр (коры якларга хас, мәс., Себердә – Кулунда даласы). Без Талас даласы кебек очсыз-кырыйсыз диңгезләр барын, анда таудай кораблар йөзеп йөргәнен, лампага сала торган керосинның җир астыннан чыгуын белдек. Ч.Айтматов. Бу язда дала бөтенләй үзгәргән: аксыл кылган урынына – кубарылып ташланган дымлы кап-кара җир. И.Салахов 2) Гомумән, зур мәйдан биләгән тигез җир, ачыклык. Төнге далада иснәнеп, каранып йөри торгач, ул шулай да билгеле бер карарга килә алды. Н.Фәттах. Әйе, әйе, ун-унбиш ел дигәндә, дала уртасында --- гигант автозавод [КамАЗ] калкып чыкты. Казан 2. с. мәгъ. Киң, иркен, җәйрәп ята торган |