ДА’КТИЛЬ и. гр. әд. Силлаботоник шигырь төзелешендә (рус, немец, инглиз телләрендә) басымы беренче иҗеккә төшә торган өч иҗекле шигырь буыны. С.Р.ның вәзеннәр тугърысында артык лаф сугуына исегез китмәсен. Әле без татарларда теория словесности вә шигырьләр өчен хорей, дактиль-фәләннәр ясалмаган чакта, вәзен вә гармонияләр төрлечә булса да зарар юк. Г.Тукай



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә