ДАИРӘ I и. гар. кит. 1) иск. Түгәрәк

2) Әйләнә-тирә, мохит, чолганыш. Василий, гадәт буенча, Урдага хан хәзрәтләре хозурына барып, илтифатына лаек булды, һәм, үтенүенә күрә, Мәскәү кенәзлегенең даирәсен киңәйтергә вә көчәюенә сәбәп булган өстенлекләр бирелде… Һ.Атласи

3) Бер үк һөнәр, уртак эш, уртак карашлар белән бәйле кешеләр төркеме. Кайвакыт ул мәдрәсәгә үзе килә, кайвакыт исә шәкертләрне үз өенә чакыра: татарның дини һәм «голәмә» даирәләре белән даими багланыш тота иде. М.Галәү. Укучы масса өчен иң мөһиме әсәр; ул үзе бар, объектив рәвештә яши һәм хәрәкәт итә; ул кешеләрне, үзенчәлекле әдәби зат персонаж буларак, үзенә җәлеп итә, укучы-тыңлаучылар даирәсен оештырып, аларны үзенә дәшеп, чакырып тора. Ф.Фәсиев. Җитәкче даирәләрдә эшләүчеләр арасында --- «Ике мишәр башы бер казанга сыймады» дигән мәзәк таралды. Ф.Дунай

4) Бербөтен итеп карала торган темалар, мәсьәләләр берләшмәсе, җыелмасы, шуларны үз эченә алган берәр өлкә. Психик даирә ул физик даирә түгел, һәм шуңа күрә ул фәнни тикшерүгә бирелми. Могҗизалар энциклопедиясе

5) Гореф-гадәт, үз-үзеңне тоту нормалары. Әдәп даирәсе



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә