ДАИР бәйл. гар. иск. кит. Нәрсәгә дә булса, кемгә дә булса кагылышлы, мөнәсәбәтле; шуңа караган, шуның хакында. Хәсби әби бу урманнарның бетүләренә даир әллә ничаклы [эшләрне белә]. М.Гафури. Кыз Москва тормышына даир сөальләр бирә ---. Ф.Әмирхан. [Җәгъфәр әфәнде] Руслардан берсе-берсе моңарча даир бер-бер сүз ачмасын дип, тиз генә икенче якка чыкты. Г.Исхакый |