ДАИМИ с. гар. 1. 1) Гадәти, һәрвакыттагы, үзгәрми торган. Чәй мәҗлесе… Гыйльми Совет әгъзаларының бик күбесе моңа йөрми… Ләкин «банкет» дигән мәҗлеснең даими халкы, яратучылары була. М.Мәһдиев. Хәзерге заман хикәя фигыль һәрвакыт булып торган яки кабатланган (даими һәм гадәти) эш-хәлләрне белдерә. Татар теле. Маңгай тамырыннан кан алу баш-күз авыруына вә даими баш авыртуга бик файдалыдыр. Мирас

2) Озак срокка билгеләнгән, вакытлы гына булмаган. Казан ханлыгын яулап алу – даими гаскәр оештыру эшенең барышын өзгән. И.Измайлов. --- Гөлсем 1927 елда Казан радиокомитетына даими җырчы булып хезмәткә урнаша… Ф.Хөсни

3) Туктаусыз, өзлексез килә торган. Соңрак, Шиһабетдинов үз отряды төзегән совхозда директорның тәэминат һәм төзелеш буенча урынбасары булып эшләгәндә, болай да рәхәт тормышка яхшы һәм даими эш хакы, даими премияләр һәм хезмәт машинасы да өстәлә. Татарстан

4) Үзгәрми торган. Даими капитал. Даими зурлык

2. рәв. мәгъ. Өзлексез, туктаусыз. Бу әсәр --- соңгы ике гасыр дәвамында, даими нәшер ителеп, басма китап хәлендә дә бөтен Урта Идел һәм Урал буена таралган… Ф.Фәсиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә