ДАИМ рәв. гар. кит. Һәрвакыт, һәрчак, гел. «Катгый күрсәтмәләрен» биреп, Хрущёв һәм Брежнев заманнарында гадәткә кергәнчә, мул итеп сыйланалар да, алар киткәч, көндәлек даим оператив җитәкчелек, чутлап бетергесез нужа-проблемалар, чишәсе төеннәр, үрлисе үрләр шәһәр комитеты өстенә авып кала… Ф.Дунай. Нинди генә җиңел комедияләрдә уйнамасын, ничек кенә «ат койрыгына асылынып» йөрмәсен, сизгер тамашачы бу актёрның гамьсез кыланышлары астында ниндидер кешелек фәлсәфәсе яшеренгәнлекне, фаҗигале һәм кешеләргә яхшылык теләүче гадел җан барлыгын даим сизеп утыра. Ф.Хөсни. Вәзир әйтте: – Даим моны [табутны] күрсәм, үзен күргән кебек булырмын. Мәҗмугыл-хикәя



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә