ДАГАЛА’У ф. 1) Дага беркетү, дага кадаклау. Иртышның ярларын мин аралыймын, Боз булса, күк атымны дагалыймын. И.Салахов. Кыргыз атларының сыртлары гаҗәп чыдам һәм тояклары бик нык була, хәтта аларны дагаламыйлар да. Дөньяда ниләр бар? 2) күч. сөйл. Нинди дә булса өлкәдә яхшы белем бирү, тәҗрибә туплату. Умартачылык һөнәренә дагалау 3) күч. сөйл. Алдау. Кара аны, дагалый күрмәсеннәр үзеңне Дагалап бетерү Дагалауны тәмамлау; бөтенесен дә дагалау. Ниһаять, атларның барысын да дагалап бетерделәр Дагалап кую Алдан дагалау, дагаланган хәлгә китерү. Итекләрнең табаннарын дагалап кую Дагалап тору 1) Әледән-әле, еш, һәрвакыт дагалау. Атларны гел дагалап торалар 2) Сөйләү моментында дагалау белән шөгыльләнү Дагалап яту к. дагалап тору Дагалый башлау Дагаларга керешү Дагалый бирү Бернигә игътибар итмәстән дагалауны дәвам итү |