ДАГА и. 1) Ат тоягын зарарланудан саклый, гомумән, таймасын өчен, ат тоягына кадаклап беркетелә торган, тояк формасында металлдан эшләнгән махсус җайланма. Берәр җиргә китәсе булса, ул җигә торган атларының дагаларын алдырып, фаэтон көпчәкләрен бикләп китә иде. М.Галәү

2) Табаны ашалудан, тузудан саклау өчен, күн аяк киеменең үкчәсенә һәм табанының алгы өлешенә кадаклап беркетелә торган, дуга формасындарак итеп эшләнелгән юка металл җайланма. Немец солдатлары бүлмәләргә кереп йөриләр. Тимер дагалы итекләрнең тавышы якынлаша бара. Н.Дәүли



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә