ДАВЫЛЛЫ с. 1) Давылы (1 мәгъ.) булган; давыл белән бергә була торган. Авыл читендәге зәңгәр тәрәзәле йорт эчендә давыллы, караңгы төндә, үксеп-үксеп, аталы-уллы ике ир елый иде. М.Мәһдиев

2) Давыл тәэсирендә хәрәкәтләнеп, көчле болганып торган. Давыллы-җилле диңгез киңлегендә Күрсәң икән син дә дусыңны. Ш.Маннур

3) күч. Көчле, ташып торган хис һ.б.ш. турында. Галимҗан үзен тыныч тотты. Гөлсемнең исә эче давыллы иде. С.Поварисов

4) күч. Хәвефле, дәһшәтле, шау-шулы иҗтимагый һәм шәхси бәрелешләргә бай булган. Мине һаман очу, ил гизү, давыллы тормыш үзенә тарта иде. М.Юныс



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә