ДАВЫЛЛА’У ф. Давыллы булу. Ул да түгел, пәри туе уйнатып, давыллап, җил исә башлады. Р.Мөхәммәдиев. Кичтән үк давыллау Давыллап алу Бераз, озак булмаган вакыт аралыгында давыллау Давыллап кую Кинәт, көтмәгәндә давыллау Давыллап тору Әледән-әле яки берөзлексез давыллау; сөйләү моментында бераз давыллау Давыллый бару Давыл артканнан-арту, көчәю, көчәя барып давыллау Давыллый башлау Давылларга тотыну. Вакыт-вакыт җил давыллый башлый, Күккә өермәләр сузыла. Р.Маннапов Давыллый бирү Бернигә, бернәрсәгә карамастан, давыллауны дәвам итү, һаман да давыллау Давыллый төшү Тагын да давыллау |