ДАВЫЛЛАНУ ф. 1) Давыл чыгарып хәрәкәтләнү. Давылланып, яңгыр килә иде. Р.Сибат. Ак чәчәкләр Җиргә сибелә Давылланып яуган яңгырдан. Х.Камалов

2) Давыл тәэсире астында бик көчле хәрәкәт итү. Диңгез давыллана

3) күч. Талашу, ачулану һ.б.ш. көчле хисләрне тышка чыгару; ярсу. Әйе, шундый чакларым бар: Давылланып чатнавым бар. Табылмасын табар кебек, Көндез чыра якканым бар. Н.Арсланов

4) күч. Бик зур куәт, үтә көчле дәрт белән ашкынып, нәрсәгәдер омтылу, алгысу һ.б.ш. [Шагыйрь] Давылланып яшәргә омтыла. Г.Хуҗиев. Тик төн буе шагыйрь бүлмәсендә Ут балкыды көннән яктырак. Давылланып, аның йөрәгеннән Ак кәгазьгә хисләр актылар. М.Җәлил. Ул гомер буе давылланып эшләп йөрде. Ватаным Татарстан

Давыллана бару Давыллануы акрынлап көчәю. Көн давыллана барды

Давыллана башлау Давылланырга тотыну. Яратам мин, күкрәк куеп шул давылга, Бертуктаусыз һаман алга ыргылырга. Давыллана башлый шунда барлык хисем, Шул давыллы чорда чөнки туып-үстем, Шул давыллы чорны кичтем! Ә.Исхак

Давыллана төшү Тагын да давыллану. Кояш чыкса да, көн давыллана төште

Давылланып алу Бераз давыллану. Диңгез өсте давылланып алды

Давылланып калу Ниндидер тышкы тәэсирдән, этәргечтән соң давыллану. Ул киткәч, күңелем давылланып калды

Давылланып китү Кинәт давыллану. Салмак җил көчәеп, давылланып китте

Давылланып кую Бераз гына давыллану

Давылланып йөрү 1) Озак вакытлар дәвамында, сөйләү моментында давыллану

2) күч. Көчле дәрт, бик зур куәт белән эшләү, хәрәкәтләнү һ.б.ш. турында

Давылланып тору Әле, хәзерге вакытта, сөйләү моментында бераз давыллану



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә