ДАВЫЛ и. 1) Явым-төшем алдыннан яки явым-төшем вакытында була торган бик көчле, җимергеч җил. [Акчарлак:] Әй ана, очыйк диңгезгә, Бу җирләрдә һава тар сиңа. Авыруларың суга салырсың, Давыллардан гыйбрәт алырсың. Ф.Яруллин. Агач башларын җай гына тибрәтеп искән бу җил кинәт көчәйгәннән-көчәя барды. Берничә минуттан соң инде ул көчле давылга әверелде. Г.Галиев. Давыл бәпкә-киштәләрне чытырдатты, өй түрендәге топольнең ботакларын, сындырып, күккә күтәрде. М.Мәһдиев 2) күч. Көчле бәрелеш, зур куәт, дәһшәтле ыгы-зыгы белән үтә торган эш-хәл, процесс, күренеш. [Сугыш кырындагы] Бу котырынган ут һəм тимер өермəсенə кемнең дə булса җитəкчелек итүе, бу коточкыч давылның кемнеңдер ихтыярына буйсынуы акылга сыймаслык бер нəрсə кебек тоела. Г.Əпсəлəмов 3) күч. Иҗтимагый тормыштагы, җәмгыять тормышындагы дәһшәтле вакыйгалар, бәрелешләр. Әле бит геройларның язмышы төйнәлгән, чуалган килеш калды. Әле алда – очсыз-кырыйсыз тормыш давыллары. Ф.Садриев 4) күч. Зур ызгыш, талаш, гауга. Давылның беренче өермәсе озак көттермәде. Ык буеннан кайтышлый, аңа Мосаллия очрады. Ф.Садриев 5) күч. Хисләрнең чамадан тыш көчле булуы, бөтен күңелне биләп алып, тулышып торуы турында. Галимҗан, эчке кичерешләр давылында бәргәләнсә дә, үзен нык тотты, коелып төшмәде. С.Поварисов. Илһамның гәүдәсе авырайган, күңелендә аңлаешсыз кичерешләр давылы бөтерелә иде. Ф.Садриев 6) махс. Кояш плазмасының активлыгы көчәю нәтиҗәсендә, Җирнең магнит кырындагы зур үзгәрешләр. Дизентерия һәм корсак тифы, талпан энцефалиты һәм туляремия, балаларда дифтерия һәм кызамык – барлык бу куркынычлы авырулар Кояш «давылы» чакта көчәяләр. Могҗизалар энциклопедиясе ◊ Давыл кузгату Көчле хисләр уяту, җанландыру |