ДА II терк. 1) Гади һәм тезмә кушма җөмләләрдә, тиңдәш җөмлә кисәкләрен яки гади җөмләләрне теркәп, «аннан соң» мәгънәсендә кулланыла. Кесәләр тулгач, артык озак баш ватып тормыйча, пинжәгемне асфальтка җәеп куйдым да акчаны шунда ыргыта башладым. З.Мәхмүди. Паровоз берничә мәртәбә ахылдап куйды да урыныннан кузгалды. Р.Ильяс 2) Сан, микъдар-күләм, яшьне һ.б.ш. белдергән сүзләрне теркәп килә. Алты ай да җиде көн 3) Күп урынлы саннарның янәшә буыннарын теркәп килә. [Хәбибрахман:] Йөз, йөз ун, йөз егерме – булды бер сум да егерме тиен. Бусы өч тәңкә, барысы була... Ике, өч, дүрт сум да егерме тиен. Г.Камал. Шадра түти биш сум тиешле. Тешсез карчыктан бер сум да егерме биш тиен аласы. М.Галәү 4) Эш-хәлнең тиз үтәлүен, җитез башкарылуын белдергән фигыль тезмәләрендәге сүзләрне теркәп килә. Дәресләр күпвакыт урамда, спорт мәйданчыгында үткәнлектән, пунктлап яза да куя: бару, фәлән-фәлән күнегүләр эшләү – шуның белән вәссәлам! Р.Низамиев. Сикереп, кинәт ияргә басты, артына борылды... борылды да, күз ачып йомган арада, сөңгесен ераклаша барган җайдакка тондырды. Н.Фәттах 5) Тиңдәш кисәкләрне теркәп, чикләүне белдерә. Һи-и, мин дә хатын бар дип яшәгән булам бит бу дөньяларда. Бөтен белгәне – бәлеш тә өчпочмак, кыстыбый да коймак, пылау да пилмән. Ф.Баттал 6) Фигыль кабатланып ясалган тезмәдә, шул ике фигыль арасында килеп, процессның дәвамчанлыгын белдерә. [Әбүзәр:] Әйе, исән, пленга эләккән. Харьков янындагы лагерьда ята икән. Егетнең тормышы авыр, ди… Анасы, мескен, башын да күтәрми, елый да елый… Г.Исхакый. Буран дулый да дулый, әти һаман юк. Г.Бәширов. Колын булып уйнаклап, шул кылганнар артыннан чабасы да чабасы килә. Ә.Еники 7) Беренче сүзенә логик басым төшкән тезмәдә кабатлап әйтелгән фигыльләрне теркәп, шөбһәсезлекне, ассызыклап әйтүне белдерә. Ирләрне күрсә, Иблис кача да кача инде ул! Ф.Яхин 8) Ымлыкларны, ияртемнәрне кабатлап ясаган тезмәдә кулланылып, тизлекне, эш-хәлнең активлыгын белдерә. Һавада, выж да выж килеп, өзелгән колаклар, йолкынган чәчләр, сынык тешләр очып йөри башлады. З.Мәхмүди 9) Каршы кую бәйләнешендәге җөмлә кисәкләрен яки җөмләләрне теркәп, «ләкин», «карамастан» дигәнне белдерә. Һавада очарга яратсам да, мин – җир кызы. Шәһри Казан 10) Тезмәдә тиңдәш кисәкләрнең һәрберсеннән соң кабатланып, аларга басым ясый, ассызыклый; «һәм» функциясен үти. Озын коридор да, бина эче дә ниндидер үзгәреш кичергән, ямьсезләнгән кебек тоелды аңа. Р.Фәизов. Ык аръягындагы яшел куаклар да, зәңгәрләнергә өлгермәгән күк тә әле төн шәүләсен саклыйлар. Ф.Садриев. Бер үк вакытта чибәр дә, акыллы да, тыйнак та, булдыклы да. Мәгърифәт |