ДА I кис. 1) Үзеннән алда килгән сүзнең тәэсирен, мәгънәсен көчәйтү максатында кулланыла, шул сүзгә басым ясауны белдерә. Аның өчен үтә җаваплы эш иде бу. Эш кенә дә түгел, сынау. Сынауның да ниндие әле. Р.Мөхәммәдиев. [Мирвәли:] Алпавытның да ниндие генә әле. Бер миллион десятина җире бар. Т.Гыйззәт. Айгырның да ниндие әле: кеше талый торганы! Ш.Маннапов

2) Кабатлап әйтелгән исемнәр арасында килеп, соклану хисе белән белдерелгән тезмәдә басымны куәтли. Атлары да атлары, --- канатлары гына юктыр. М.Хәбибуллин

3) Тиңдәш кисәкләрдән соң кабатланып килеп, аларны үзара бәйләү белән бергә экспрессияне арттыра, мәгънәне көчәйтә төшә. Минем җаныем – бригадир, Күкрәгендә медале; Казанда да, Мәскәүдә дә Белмәгән юк инде аны. Җыр. Яныңда Зыя да юк, бакча да, нур да, чәчәкләр дә, теге чатыр эчендәге диңгез дә – берсе дә юк. Г.Ибраһимов

4) «Хәтта» мәгънәсен белдерә. Авыл башындагы куш наратка атлар да бит борылып карады. М.Галиев

5) Исемнәр янында ялгыз үзе генә килеп, «тагын», «шулай ук» мәгънәсен белдерә. Башкалар белән Җиһанша бабай да килгән иде. Г.Ибраһимов. Быел Шәмгун Сафасы да язны мыек чыккан егет кебек каршы алды. А.Шамов

6) Иярчен урын җөмлә хәбәреннән соң килеп, «шунда ук», «шуннан соң ук», «үтү белән» сүзләренә якын тизлек, кинәтлек мәгънәләрен белдерә. Йортның эргәсе янында ятып торган Караборын, бу көтелмәгән шәһәр киемендәге кунакларны куркытырга теләп, урыныннан сикереп торды да, арка йоннарын торгызып, аларга ташланды. Һ.Такташ

7) Шарт фигыльләр составында килгәндә, кире шарт мәгънәсен белдерә. Сәгать сигез булды. Кияү мулладан элек чәй эчү әдәпсезлек булса да, Мәрфуга абыстай чәйсез түзә алмады. Г.Исхакый. Сагынсам да сине, яратсам да сине, Кайта алмыйм әле хәзергә. Һ.Такташ

8) Сузып җырлана торган озын көйле халык җырларында ритмик төзеклекне саклау өчен кулланыла (гадәттә «ла» кисәкчәсен алмаштыра). Ай-һай да гына дими көйләр килми, Кайгылар ук күрми ир булмый. Нинди генә итеп сөйләсәң дә, Чит-ят илләр туган ил булмый. Җыр



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә