ГЫРЫЛДЫК и. 1. 1) Бугаз 2) Бугаздан чыккан тавыш, бик түбән саңгырау аваз. Кычкырырга уйлады. Әмма тавыш чыкмый. Ниндидер гырылдык кына килә тамак төбенә. С.Поварисов 3) Йоклаганда гырлаучы кеше 2. с. мәгъ. Гырылдап, тамак төбеннән чыга торган. Коридорда ниндидер ыгы-зыгы башланды. Швейцар картның гырылдык тавышы ишетелде. М.Мәһдиев. Теге гырылдык тавышы белән СССРны җимергән җырчы бар иде бит әле? А.Хәлим. Озын адәм гырылдык тавыш белән тамак кырып куйды. Ф.Садриев |