ГЫРЫЛДА’У ф. 1. 1) Гыр-гыр иткән тавыш чыгару, гырлау. Гитлерчы, тамак төбе белән гырылдап, ике тапкыр номерларны әйтеп чыкты ---. Г.Әпсәләмов. --- эт атылып торды да экран янына сикерде. Гырылдаган тавыш белән экранга карап өрә башлады. М.Мәһдиев. Ирләрдәге ике сыйфат пычаксыз суя мине: исерек баштан сырышу һәм гырылдап йоклау. М.Юныс

2) күч. Йоклау. Зөһрә ачудан бер чүмеч салкын су чумырып алды да гамьсез гырылдап ятучы Гайфулланың муенына койды. Ф.Яруллин. Моны әйтәм, син эт булып арып кайтасың, ә ул аю сыман гырылдап ята. И.Юзеев

2. и. мәгъ. Гырлау тавышы, гырлау күренеше. Ул, әлбәттә, болай шакуга гына уянмады, бөтен өйне дер китереп гырылдавын дәвам итте. З.Фәтхетдинов. Полицай кыймылдап куйды һәм гырр-гырр килде. Бу үлем гырылдавы иде. Х.Камалов

Гырылдап җибәрү Кинәт, көтмәгәндә гырылдый башлау. Харис абыйның йокы арасында гырылдап җибәрүе миңа җитә калды: тагын катырак елый башладым. Г.Садри

Гырылдап китү Әкренләп, сизмәстән гырылдый башлау. Нәҗип әкрен генә гырылдап китте, Фәрхетдиннең дә күзен әчеттереп йокы тырный башлады. Ш.Бикчурин

Гырылдап тору Гел, бертуктаусыз гырылдау; шушы моментта гырылдау

Гырылдап яту Бик озаклап, иркенләп гырылдау. [Мәннан] Йокламадым мин, йокламадым, аңымны җуеп егылганмын. [Әхтәм] Тагы нәрсә шыттырасың? Аңын җуйган кеше алай гырылдап ятмый. Аманулла

Гырылдый башлау Гырылдап җибәрү, гырылдарга керешү. Суров һаман да сөйләр иде, ләкин Ковальчук гырылдый башлады. Суров, аңа ачуланып карап: – Бу бозау йокларга да өлгерде, – дип сүгенеп куйды. А.Таһиров. Камыт бууыннан, авыз-борынына су тулудан күзләре акайган ат яман пошкыра, ул да түгел гырылдый ук башлады. Җ.Дәрзаман

Гырылдый бирү Бернигә карамый гырылдавын дәвам итү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә