ГЫРЫЛДАВЫК с. 1. Тамак төбеннән чыккан, түбән, гырылдап торган. Урамнан берәү таза, гырылдавык тавыш белән җырлап узды: «Әйдә киттек Чиләбегә, Ничу монда чиләнергә ---». М.Мәһдиев. Рашат әллә нинди гырылдавык тавыш белән көлеп җибәрде. Ф.Садриев 2. и. мәгъ. Бугаз, гыр-гыр ◊ Гырылдавыгын өзү туп. Үтерү |