ГЫРЛА’У ф. 1) Гыр-гыр иткән тавыш чыгару (гадәттә, йоклаганда). Элеккеге бабасы шулай чалкан ятса гырлый иде. Гырламаганда, мыш-мыш килеп сулыш алып йоклый иде. Р.Батулла. Йокыдан, арып-талып, авыр эштән котылган кебек торды. Агайлар гырлап йоклыйлар. Р.Вәлиев. Авыл йоклый… Авыл гырлап йоклый, эшләгәне йокмый үзенә. Ә.Синугыл-Куганаклы

2) сөйл. Йоклап яту. Җилкәсе артында сәер тавышка борылып караса, өстәл астындагы урындыкка утырган ир кеше, башын өстәлгә куйган да, ваемсыз гырлый иде. Р.Вәлиев

Гырлап алу Бераз, кыска гына ара гырлау. Тора-бара йокы авырлыгыннан, ахры, аяклары сыгыла барып чүгәләде һәм шул чүгәләгән хәлендә берничә тапкыр гырлап та алды. Н.Әхмәдиев

Гырлап җибәрү Кинәт, көтмәгәндә гырлый башлау. Ә теге... Берни белмичә йоклый. Җитмәсә, шундук гырлап та җибәрде... Л.Лерон. Менә-менә йоклап китәм дигәндә генә, берәрсе ыңгыраша башлый, икенче берсе бүрәнә тарттыручы трактордан да катырак итеп гырлап җибәрә ---. И.Сираҗи

Гырлап кую Кинәт, бер мәртәбә яки сирәк кенә гырлау. [Мәсәй] Яман гырлап куям кайчакта. Кычкырам да... [Рәхилә] Рәхәтләндерәсең бар икән әле. Фу! А.Гыйләҗев. Гыйрфан мулла үзе йоклаган булып ята. --- Ара-тирә гырлап та куйгандай итә. С.Поварисов

Гырлап тору Һәрвакыт, гел яки хәзерге моментта гырлау

Гырлый башлау Гырлап җибәрү. Мәгарә эчендә Алып Бәргән батырларча гырлый башлады. Р.Батулла. Шуннан соң кайберәүләр өйләренә кайтып китте, кемнәрдер чирәм өстенә авып гырлый башлады ---. М.Шаһимәрдәнов

Гырлый бирү Бернигә карамый гырлавын дәвам итү; һаман да гырлау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә