ГЫ’Р-ГЫР КИЛҮ ф. Гырлау, гыр-гыр иткән тавыш чыгару. Мич башында йоклаган чакта бабай, гыр-гыр килеп, Син дә йоклыйдыр идең бер читтәрәк, мыр-мыр килеп. Г.Тукай. Кайдадыр Гәрәй Солтан күренде, аны асарга алып баралар, дар агачына китереп, муенына җеп сала башлауга, ул кайдадыр югала да, баштанаяк кызыл киенгән кара йөзле палач үзе аның урынына асыла, нидәндер гыр-гыр килә, күзләре коточкыч булганнар. Г.Ибраһимов. Мендәремне кочаклап, гыр-гыр килеп, рәхәтләнеп йокларыем мин. Ә.Хәсәнов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә