ГЫР-ГЫР иярт. 1. Йоклаганда, авыр сулыш алганда, һава агымы йомшак аңкау тукымаларын калтыратып үткәндә барлыкка килә торган тавышны белдерә. Зиндандагы әсирләр көнозын кырда каты хезмәт итеп тәмам арыганлыктан, һәммәсе баһадирлар йокысы илә гыр-гыр йокламакта иделәр. Ш.Мөхәммәдев. Семён һаман гыр-гыр йоклый, ат тотучы да дилбегәсен бушатып, ял итеп бара. М.Хәбибуллин

2. и. мәгъ. Сулыш юлы, бугаз; бугаз төене. Шуннан [Биктимер Нургалие] бугазымнан тотып алып, мунча идәненә сузып салды да гыр-гырымнан буа башлады... Т.Гыйззәт



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә