ГЫЙШЫК-МЫЙШЫК и. 1. Гыйшык-гашрәт, сөю-мәхәббәт. Безнең ике арада бернинди гыйшык-мыйшык та була алмаганын аңларга күптән вакыт иде бит инде сезгә? В.Нуруллин. Мәхәббәт ул – серле талант, Гыйшык-мыйшык кына түгел. Кыйшык-мыйшык уеннардан Җәберләнә генә күңел. Л.Шагыйрьҗан. Бусы инде – Мотаһара апаң белән гыйшык-мыйшык уйнаганда төшкән сурәтебез. Г.Тавлин 2. с. мәгъ. Мәхәббәт тирәсендәге, гашыйк булулар белән бәйле. Героем әле карт түгел – Кырык-кырык бишләрдә. Тәҗрибәсе дә күп түгел Гыйшык-мыйшык эшләрдә. Ф.Яруллин |