ГЫЙШЫК и. гар. Сөю, ярату, мәхәббәт. Имеш, хатын-кыз гыйшкы язгы ташу кебек: бер күтәрелеп бәрелә дә тына! А.Гыйләҗев. Сакля кырындагы учак янында кечкенә Мостафа бу картның гыйшык җырларын берничә тапкыр тыңлаган һәм йөрәгенә сеңдергән иде. М.Мәһдиев. Мәдхия өченме бу гасыр? Син, дөнья? Күп вакыт каргандык. Аннары, тәүбә! Дип, җыр яздык; Гыйшкыбыз яңарттык: сафландык... Р.Гатауллин |