ГЫЙШ-ГЫЙШРӘТ и. гар. 1) Күңелле вакыт уздыру, ашап-эчеп кәефләнү, күңел ачу, кәеф-сафа. Бәһрам шаһзадә, падишаһлык эшләрен җайга салганнан соң, һәммә кирәкләрен – зиннәт вә гыйш-гыйшрәт әсбапларын әзерләп, зур туй ясап, Диләрамны никахлап үзенә хатынлыкка алып, үзенең теләгенә ирешеп, һәр икәве чиктән тыш шатландылар. Дастан

2) к. гыйшык-мәхәббәт , гыйшык-мыйшык. Берәүләр гаять белдекле кыяфәт белән хатын-кызлар турында сүз куерта, ниндидер яңа кафе-шантан җырчысы һәм аның гыйш-гыйшрәт маҗаралары турында гайбәт сата. М.Галәү. Әнә бит, алар да яшь булган кайчандыр, аларның да гомерләре гыйш-гыйшрәтсез генә үтмәгән. Ф.Баттал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә