ГЫЙФФӘТЛЕ с. 1) Кызлык намусы булган, саф. Бу сүзләрне кемдер Кәримә атлы гыйффәтле кызның колагына пышылдый иде. З.Хөснияр. Шактыйларының күңелендә кияүләренә рәнҗеш саклана: гыйффәтле кыз баланың кичерешләрен аңламаган, тупас кыланган, түземсезләнеп, үз рәхәтен күрергә ашкынган... М.Маликова 2) күч. Саф, пакь, намуслы. Моңарчы биниһая киң вә зур галәм йөзендә иң бәхетле гаилә корган гөнаһсыз, саф күңелле, шәфкатьле ата-ана кеби тату, гыйффәтле мәхәббәт белән яшәдек ---. С.Поварисов |