ГЫЙФРИТ и. гар. 1) миф. Зур, көчле, куркыныч җан иясе, дию. Вакыты-вакыты белән Мидхәтнең машинасы аның күзенә сары шайтан, гыйфрит булып күренә башлый ---. А.Гыйләҗев. Бу гыйфрит, диюләрнең кайберләре белән хәзер иске китапларда гына очрашырга мөмкин, аларның заманы узды. А.Муранов. Имеш, тегермән буасында җиде башлы гыйфрит яши ---. Гыйфрит караңгы төннәрдә генә яр буена чыга ул. Р.Хафизова 2) күч. Мәкерле, явыз, рәхимсез кеше. Шуннан берәм-берәм аягүрә бастык, шундый гыйфрит каршында басмый чыдап кара. М.Кәрим. Гыйфритләрнең соңгысы чыгып китүгә, ханым, бер иптәшендә качып яткан --- иренә шалтыратып, үкереп елый-елый, хәл-әхвәлне аңлатып бирә. Т.Галиуллин 3) күч. Тискәре сыйфатларның җыелмасы: ямьсез үзенчәлекләрне җыеп атау. Битарафлык гыйфритенең берсен --- Камил Кәримов «Сакау күке» романында --- бөтен фаҗигасе, аянычлыгы белән ачык күрсәткән. Казан утлары |